Идел буе федераль округынан бу кампаниягә Казан, Түбән Новгород, Пенза һәм Ульян шәһәрләре кушыла. Бу хакта бүген матбугат конференсиясендә «Продвижение безопасности» социаль кампаниясе җитәкчесе Дарья Закаличная сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда чаралар барлык яшь төркемнәренә юнәлдерелгән булачак. Шул ук вакытта оештыручылар күбрәк җәяүлеләр һәм булачак машина йөртүчеләр белән эшләргә җыена. Программа үз эченә республикада балалар бакчаларындагы дәресләрне дә, автомәктәпләрдәге тренингларны да алачак. Моннан тыш шәһәр күләмендә узачак фестивальләр һәм төрле чараларда да юл чатларындагы куркынычсызлык темасы күтәреләчәк.
– 14-18 яшьлек яшүсмерләр өчен яңа уку елыннан юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча Бөтенроссия видеороликлар конкурсы башланачак. Биредә җиңүчеләрне заманча смарфоннар белән бүләклиячәкләр. Бәйге барышында яшьләргә танылган блогерлар ярдәмгә киләчәк, -диде Дарья Закаличная. - Юл чатларында аварияләр еш булып тора. 2025 елда гына да Россиядә шундый 40 мең 54 авария теркәлгән. Аларда 2 мең 485 кешенең гомере өзелгән. 51 меңннән артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстанны алсак, юл чатында үткән ел 880 юл һәлакәте булган. 45кеше үлгән, 1106сы имгәнгән. Әлеге кампаниянең төп бурычы булып кешеләргә юл кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүнең мөһимлеген җиткерү.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез