Татарстан Бөтенроссия конкурсында Мәрҗани мәчетен реставрацияләгән өчен бүләкләнде

Рязань шәһәрендә узган «Архитектура мирасы» VIII Бөтенроссия фестивалендә «Россия төбәкләренең мәдәни мирасы» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстан берьюлы ике номинациядә лауреат булды – гран-при һәм архитектура һәм ландшафт объектларын реставрацияләү, шулай ук аларны заманча шартларга җайлаштыру проектлары өчен «бронза» диплом алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Республиканың тарихи мәчетләрне торгызуга керткән өлешен дә федераль дәрәҗәдә бәяләгәннәр. Сүз 1770 елда императрица Екатерина II указы нигезендә төзелгән федераль әһәмияттәге мәдәни мирас һәйкәлен – Мәрҗани мәчетен реставрацияләү проекты турында бара.

Проектны «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре булдырган. Эш барышында Татарстан осталары архитектура конструкцияләрен, шулай ук сәнгатьчә бизәкләү элементларын – лепнина, витраж һәм металлны торгызуның уникаль ысулларын кулланган. Проект белән ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчелек иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре