Газетага язылу

Татарстан буенча Роспотребназдзор идарәсе: талпаннар чорына нәтиҗә ясый торырга була

Матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребназдзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина талпан кадалу сезоны тәмамлануга таба баруын билгеләп үтте.

– Талпаннарның активлыгы һава шартларына бәйле. Әле дә булмас дип әйтеп булмый, әмма шулай да бу елга нәтиҗәләр ясый торсак та була. Быел барлыгы 10 738 талпан кадалу очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда 18 процентка кимрәк бу, – дип белдерде Любовь Авдонина.

Барлык очракның да 85 проценты, гадәттәгечә, табигать шартларында булган. Быел талпаннарның 14 процентында боррелиоз табылган. Узган ел бу сан 9 проценттан артмаган. Вируслы талпан энцефалиты белән республикада 3 кенә очрак теркәлгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре