Газетага язылу

Татарстан буйлап мотопатруль хезмәте йөри

Мототранспорт белән идарә итүчеләр арасында быел Татарстанда 176 юл фаҗигасе теркәлгән. 15 кешенең гомере өзелгән, 190 ы җәрәхәтләр алган.

– ГАИ хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2100 административ материал теркәлде, 704 мототехниканы штраф стоянкасына җибәрдек, – дип хәбәр итте матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин.

Мотопатруль хезмәтен куллану юлда мототранспорт катнашында булган аварияләр санын киметергә ярдәм итә. Аның нәтиҗәлелеген Айрат Сәмигуллин аеруча ассызыклады. 

– Мотопатруль ярдәмендә юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү эше нәтиҗәлерәк бара, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар янына, юл-транспорт һәлакәте булган урынга тизрәк барып җитәргә мөмкинлек бирә ул. Кичә генә Әлмәт районында эчкән килеш машина һәм мотоцикллар белән идарә иткән өч кешене, йөртү таныклыгыннан башка юлга чыккан 6 кешене тоткарладык, – диде Айрат Сәмигуллин.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре