Юстиция министрлыгы хәбәренә караганда, юридик бюро республика медицина оешмаларында дәваланучы хәрбиләр – махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә бушлай юридик ярдәм күрсәтеп килә. Ведомство тәкъдиме белән Республика клиник хастаханәсендә, шулай ук Казанның 7, 12 һәм 16 нчы хастаханәләрендә күчмә кабул итүләр оештырылган.
Беренче яртыеллыкта 9 шундый кабул итү үткәрелгән. Аларда Татарстан Нотариаль палатасы, Адвокатлар палатасы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе, “Россия юристлар ассоциациясе” Татарстандагы төбәк бүлеге һәм республика хәрби комиссариаты белгечләре дә катнашкан. Шушы вакыт эчендә 120дән артыграк СВО ветераны бушлай юридик ярдәм алган.
Хәрбиләргә телдән һәм язмача ярдәм ителгән, аерым алганда, СВОда катнашучы 12 хәрбинең документларының төп нөсхәләре расланган һәм ышанычнамәләр рәсмиләштерелгән. 8 кешегә Россия гражданины паспортын торгызуда ярдәм ителгән.
“Мондый эшне оештыру – Ватаныбызны саклаучыларның хокукларын саклау-яклау буенча системалы эшнең бер өлеше”, – ди Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин.
Юстиция министрлыгы искәртеп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына закон нигезендә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Моның өчен күчмә кабул итүләр барышында, шулай ук республика Дәүләт юридик бюросына турында-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез