Газетага язылу

Татарстан Дәүләт Советында бакчачыларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Дәүләт Советында коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәләренә дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Чараны уздырырга КПРФ фракциясе әгъзалары тәкъдим итте, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

 

Очрашуда Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, кайбер районнарның башкарма комитетлары һәм бакчачылык ширкәтләре вәкилләре катнашты.

«Экологик һәм янгын куркынычсызлыгы белән бәйле мәсьәләләр бар, – дип искәртте парламентарий. - Юллар проблемасы кала. Шуңа күрә без бу мәсьәләләрнең төбәк, федераль якын килүне, гамәлдәге законнарны үзгәртүне таләп итүен күрә торып, алардан читтә кала алмыйбыз. Алай гына да түгел, кабул ителгән карарлар финансланырга да тиеш», – дип белдерде Хафиз Миргалимов, очрашуны ачып.

Ул Татарстанда 1,5 меңгә якын коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәсе исәпләнүен әйтте. «Бакчачылык җәмгыятьләре республика халкының яртысыннан күбрәген берләштерә. Бакчачылыкны үстерү мөһим юнәлешләрнең берсе булырга тиеш», - дигән ышаныч белдерде КПРФ фракциясе җитәкчесе.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Үз чиратында, Артем Прокофьев билгеләп үткәнчә, тикшерелә торган тема ил гражданнарына турыдан-туры кагыла. «Россиядә бакчачылык - ял итү формасы гына түгел. Күпләр өчен бу азык-төлек, экологик иминлек чыганагы, ә кайчагында хуҗалык алып бару һәм гаиләне тәэмин итү өчен бердәнбер мөмкинлек тә. Бу өлкән буын өчен аеруча мөһим», - дип искәртте ул.

Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр төбәк дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә зур игътибар таләп итә. Ул шулай ук бакчачыларны борчый торган проблемаларның күбесе комплекслы характерда (инфраструктураны үстерүдән алып калдыклар белән эш итүне җайга салуга кадәр) булуына игътибар юнәлтте.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов республикада бакчачыларга дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар тиешле резолюция кабул итте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре