Депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән 11 Татарстан Республикасы законы проектын караячак, шуларның өчесе икенче укылышка әзерләнгән.
Икенче укылышта карау өчен 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына республика бюджеты турында, шулай ук республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары әзерләнгән. Шулай ук, депутатлар икенче укылышта республика территориясендә вейпларны ваклап сатуны тыя торган закон проектын караячак.
Исегезгә төшерәбез, 19 октябрьдә Дәүләт Советы утырышында Татарстан территориясендә электрон никотин кертү системаларын һәм электрон никотин кертү системалары өчен сыеклыкларны ваклап сатуны тыю турында закон проекты парламентка узмаган партияләр катнашында каралды һәм беренче укылышта кабул ителде. Документка 27 октябрьгә кадәр төзәтмәләр кертергә мөмкин иде, төзәтмәләр кермәгән. Килгән тәкъдимнәр документ текстында исәпкә алынган.
Беренче укылышта карауга оешмалар мөлкәтенә салым турында, республикада автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турында республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары, административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты чыгарыла.
Егерме алтынчы утырыш кысаларында шулай ук аерым торак пунктларын бетерүгә бәйле рәвештә Мөслим, Кукмара, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары чикләрен үзгәртүгә кагылышлы берничә закон проектын, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне башка категориягә күчерүгә бәйле закон проектларын карау планлаштырыла. «Хөкүмәт сәгате» кысасында «Татарстан Республикасының азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү турында» мәгълүмат биреләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез