Бу хакта Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дамир Натфуллин 2006 елдан бирле Мәдәният министрлыгында: хезмәт эшчәнлеген музей программалары бүлегендә беренче категорияле белгеч буларак башлап җибәргән, 2012 елда бүлеккә җитәкче итеп билгеләнгән, 2013-2018 елларда музей эшен үстерү бүлегенә җитәкчелек иткән, 2018 елның сентябрендә министр урынбасары булган. Мәдәният министры Ирада Әюпова музей коллективын яңа директор белән таныштырган.
Музейның элекке җитәкчесе Розалия Нургалиева 20 ел музей эшендә булганнан соң үз теләге белән вазыйфасыннан киткән. Зур хезмәтләре өчен аңа Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәте тапшырылган.
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры вазыйфасына Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Илфир Якупов билгеләнгән. Юрий Жуков, хезмәт килешүенең вакыты төгәлләнү сәбәпле, бу вазыйфасындагы эшен төгәлләгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез