Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Теләчедәге бүлеге башлыгы Эмиль Гаязов махсус хәрби операция зонасына 16 нчы «УАЗ»ын тапшырган инде. Бу хакта «KazanFirst» республика ведомствосының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Соңгы автомобиле әле шушы көннәрдә генә хәрбиләргә озатылган. Моңа кадәр белгеч машинаны капиталь төзекләндереп, сафтан чыккан агрегатларын алыштырган. Моннан тыш «УАЗ»ны буяп та куйган.
– Минем өчен генә түгел, барыбыз өчен дә бик мөһим бу. Без читтә кала алмыйбыз. Бу – безнең ил, безнең Ватан, кешеләребез шунда, һәм алар намус белән үзләренең хәрби бурычларын үти, – дип билгеләп үткән Гаязов.
Ул шулай ук хезмәттәшләренең аучылар белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мылтыклар һәм хәрби кирәк-яраклар җыеп җибәрүен дә искә төшергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез