Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша балалар бакчаларына гаризалар бирү вакытлыча туктатылды

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша балалар бакчаларына керү өчен гаризалар кабул итү һәм статусны тикшерү сервисы вакытлыча туктатылды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта элек бирелгән гаризаның статусын Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә тикшерергә, гаризаны мәгариф бүлегендә яки КФҮтә тапшырырга мөмкин.

Балалар бакчаларында урыннар гаризада күрсәтелгән дата нигезендә бирелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре