Концерт Россиянең халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Гали кызы Кустабаевага 80 яшь тулуга багышлана.
“Лима Галиевна 30 ел буе ансамбльдә эшләде. Коллективка баш хормейстер буларак килеп, соңрак сәнгать җитәкчесе вазыйфасында хезмәт куйды. 1985 елда ул мине балет артисты сыйфатында эшкә алды. Бүген бу бәйрәмне аның хөрмәтенә оештыру минем өчен бу зур дәрәҗә”, – ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
Концертның беренче бүлегендә “Аулак өйдә” вокаль-хореография композициясе күрсәтеләчәк. Аны үз вакытында Лима Кустабаева, яңартып, сәхнәгә куйган. Икенче бүлектә ансамбль Лима Кустабаеваның иҗат эшчәнлеге чорында булдырылган күренекле әсәрләр белән хозурлану мөмкинлеге бирәчәк. Безнең белешмә: Лима Гали кызы Кустабаева 1945 елның 3 августында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә дөньяга килгән. Советлар Союзы һәм Россиянең хор дирижеры, режиссер, сценарист, педагог, мәдәният эшлеклесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез