ТР вице-премьеры – республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Владивостокта X Көнчыгыш икътисади форумында РФ Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше буенча комиссиясе утырышында катнашты. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуның төп темасы бизнес алып баруның максатчан шартлары илкүләм моделен уйлап табуга һәм аны гамәлгә ашыруга багышланды, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Бу темага багышланган төп докладлар белән РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева чыгыш ясады. Алар федераль дәрәҗәдә илкүләм модельне формалаштыру эшенең агымдагы статусы һәм аны төбәкләр дәрәҗәсендә гамәлгә ашыру өчен юл карталары эшләүнең беренче нәтиҗәләре турында сөйләде.
X Көнчыгыш икътисади форумы 3-6 сентябрьдә Владивостокта уза. Татарстан делегациясе составына ТР Икътисад министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Халыкара программалар дирекциясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Идея» инновацион технопаркы вәкилләре кергән.
Татарстан вәкилләре форумның кече һәм урта эшмәкәрлекне һәм кооперацияне үстерүгә багышланган чараларында катнашачак, республика территориясендә проектларны гамәлгә ашыру һәм Ислам банкингы мәсьәләләре турында фикер алышачак. Шулай ук килешүләр имзалау планлаштырылган, дип яза Татар-информ.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез