Татарстан делегациясе Таҗикстанның Согдий өлкәсендәге берничә предприятиедә булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Таҗикстанның Согдий өлкәсендәге предприятиеләрдә булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанда эш сәфәрендә.

Татарстан делегациясе «Кайраккум келәмнәре» келәмнәр җитештерү фабрикасында, җылыту җайланмалары һәм радиаторлар җитештерү буенча «Титан-8888» предприятиесендә һәм «Сугдметалл» торбалар җитештерү заводында булды.

«Кайраккум келәмнәре» фабрикасы Гулистон шәһәрендә урнашкан һәм келәмнәр җитештерү буенча Таҗикстанда иң эре җитештерү предприятиесе булып тора. Биредә төрле зурлыктагы һәм дизайндагы 100дән артык төр келәм эшләнмәләре җитештерелә.

Җитештерү куәте - 3 млн кв. метрга кадәр келәм эшләнмәләре. 2024 ел нәтиҗәләре буенча фабрика 1 млн АКШ долларына якын товар экспортлаган. Кайраккум келәм комбинаты 1957 елда ук төзелгән һәм соңгы елларда яңартыла.

Бобоҗон шәһәрендә җылыту җайланмалары җитештерү буенча «Титан-8888» предприятиесе 2024 елда ачылган. Предприятие дүртенче илкүләм максатны – илне тизләтелгән индустриализацияләүне һәм аның сәнәгать үсешен комплекслы тормышка ашыру процессына ярдәм итү дәүләт программасы буенча төзелгән. Завод аена 500 тоннага кадәр, ягъни елына 6 мең тонна алюминий калдыкларын эшкәртә һәм, Кытай, Төркия һәм Россиядән алынган заманча технологик линияләрне кулланып, әзер продукция җитештерә. Бүгенге көндә предприятиедә 2 төрле җылыту җайланмасы, 3 төрле яктырту приборы һәм 20дән артык төрле көнкүреш казаннары җитештерелә, аларның күләме 2 литрдан 300 литрга кадәр җитә.

Бобоҗон шәһәрендә металл торбалар һәм профильләр җитештерү буенча «Сугдметалл» заводы 29 мартта ачылган. Бу таҗик һәм үзбәк бизнесы катнашындагы уртак предприятие. "Сугдметалл" - Таҗикстан белән Үзбәкстан арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту җимеше. Предприятиедә технологик җайланмаларның 2 линиясе урнаштырылган,еллык куәте 100 мең тонна төзелеш металл продукциясе. Җитештерүдә эретеп ябыштыру, алмаз ташы белән кисү, кисү һәм әйберләрне төрү процессы бара. Бүген биредә 50 төрле металл торба һәм профильләр җитештерелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

рәис минниханов

Көн хәбәре