Татарстан делегациясе Кырымга “Таврида. АРТ” яшьләр сәнгате фестиваленә китте. Алар арасында иҗади яшьләр вәкилләре, активистлар, проектлар җитәкчеләре бар, дип хәбәр ителгән Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы сайтында.
“Таврида. АРТ” – “Яшьләр һәм балалар” илкүләм (милли) проекты кысасында узучы зур фестиваль. Татарстан делегациясе анда инде күп еллар буе актив төстә катнашып килә. Бүген анда 70 кеше китә. Фестивальдә төрле юнәлештә белгечләр һәм экспертлар чыгыш ясаячак, дистәләрчә мәдәни мәйданчыклар оештырылачак. Анда исә безнең егет-кызларыбыз үзләренең талантын күрсәтәчәк. Моннан тыш социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар алу мөмкинлеге булачак”, – дип билгеләп үткән яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Татарстан делегациясе составына республиканың 8 шәһәр-районыннан: Казан, Азнакай, Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Биектау, Кайбыч районнары, Түбән Кама шәһәреннән 70 кеше кергән. Фестивальдә алар мәгариф һәм мәдәни программада катнашып кына калмыйча, бәлки әле төбәкләр карнавалына, күп милләтле әйлән-бәйлән, иртәнге тамаша, шулай ук “Җиңү өчен гитара” хәйрия акциясенә дә җәлеп ителәчәк.
Фестивальнең 5 сәхнәсендә төрле жанрда җырчылар: “Звери”, “Моя Мишель” 25/17 кебек төркемнәр чыгыш ясаячак. Ә инде Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган “Иңгә-иң торып”: сәнгать һәм җиңү” музыка-мультимедиа тамашасы үзәк вакыйгага әйләнәчәк. Биредәге сәхнәдә ясалма интеллект ярдәмендә узгандагы бөек артистларның образларына ”җан керәчәк”. VLADA MIRAVI, TRITIA, Сергей Нихаенко кебек артистлар, Луганскидан Матусовский академиясенең тынлы оркестры, Таврида резидентлары чыгыш ясаячак.
Татарстаннан егет-кызлар фестивальгә милли костюмнар, музыка кораллары һәм төбәкләр карнавалында катнашу өчен күчтәнәчләр, тәм-томнарга хәтле үзләре белән алып килгән.
Фестивальдә “Росмолодежь. Гранты” дигән грант конкурсы да узачак. Татарстан делегациясендә катнашучылар һәр ел саен конкурста актив катнашып, республиканың социаль әһәмиятле проектларын гамәлгә ашыруга грантлар отып килә.
“Таврида. АРТ” фестиваленә тәүге тапкыр баруым. Танышларымнан анда ничек әйбәт икәнен беләм. Грант конкурсына үз проектымны тапшырдым. Аны тормышка ашырасым килә. Ул “Республика спикерлар мәктәбе” дип атала, һәм Татарстанда яшәүчеләр арасында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән”, – ди Татарстан делегаиясе әгъзасы Роман Хөсәенов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез