Алар мемориалга чәчәкләр салдылар, дип хәбәр иттеләр Тулы вәкаләтле вәкиллек телеграм-каналында.
Шәһәргә сәяхәт Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясенә сәфәргә багышланган иде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән академия инициативасы белән төзелгән «Сугышларда һәлак булган хәрби медиклар» һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Делегация составына Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, ТР Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, шулай ук «Барсмед»к омпаниясе җитәкчеләре кергән, дип яза Татар-информ.
Тантанада шулай ук хәрби-медицина академиясе башлыгы, Россия Фәннәр академиясе академигы Евгений Крюков, Хәрби-диңгез флоты баш командованиесенең корабльләр төзү идарәсе башлыгы, контр-адмирал Ильяс Шиһапов, Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев һәм башкалар катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез