Татарстан делегациясен Вьетнамда нәрсә белән сыйлаулары турында мәгълүм булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тинь белән очрашуы вакытында Татарстан делегациясен Вьетнам чәе белән сыйлаганнар. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

“Вьетнамлылар, безнең халык кебек үк, бик кунакчыл. Һәр очрашуда чәй бирәләр! Барлык мәсьәләләр дә Вьетнамның ясминле яшел чәен эчә-эчә каралды. Очрашуларда делегацияләргә нәкъ менә шуны тәкъдим итәләр”, – дип язган ул.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов шушы очрашуда Татарстан вузларында Вьетнамнан килгән студентлар санын арттырырга әзер булу турында белдерде. Фам Минь Тин, үз чиратында, Вьетнамнан Казанга самолетлар рейсын оештыруны тәкъдим итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре