Проект мәгариф, медицина һәм мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук спорт объектларында энергетиклар сатуны тыюны күздә тота. Моннан тыш, республика Министрлар Кабинеты массакүләм чаралар һәм спорт ярышлары вакытында мондый эчемлекләрне сатуны чикли алачак.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, инициатива яшьләр һәм спортчылар арасында потенциаль зыянны киметүгә юнәлтелгән. Яңа чикләүләр 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк, дип көтелә.
Шулай ук республика Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Энергетиклар сату кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр штрафлар билгеләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез