Күп балалы әти, Казан шәһәр Думасы депутаты Рушан Минһаҗев хәрби контракт төзү өчен документлар җыя башлаган. Бу хакта 116.ru хәбәр итте.
"Өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру турындагы повестка миңа килмәде. Моның сәбәбе минем дүрт балигъ булмаган бала үстерүем белән бәйле дип уйлыйм. Ләкин махсус хәрби операция зонасына барырга теләгем бар, шуңа күрә хәзерге вакытта контракт буенча хезмәт итү өчен кирәкле документлар җыю белән шөгыльләнәм", — дигән Минһаҗев.
Элегрәк депутат Донбасста булган, гуманитар йөк ташыган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез