Шәхси яки хезмәтегезгә кагылышлы мәгълүматны, шулай ук акча күчерүне сорап шалтыратучыларга һәм шикле хәбәрләргә җавап бирүдән сакланыгыз, дип кисәтә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мошенниклар корбаны булмас өчен, барлык дини сораулар һәм мөселман учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча консультацияне Татарстан мөфтияте мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итеп алырга киңәш итәбез.
Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли, аның аша Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән җавапларны бушлай 8 800 222 76 67 телефоны аша алырга мөмкин.
Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхсән кабул итә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез