Баһаветдинов кунакларга дәүләт сатып алулары өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итте һәм республикада кулланыла торган төп алымнар турында сөйләде.
Программаны Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, шулай ук Кырым Республикасы вәкилләре тыңлады. Укуларда депутатлар, хакимиятнең закон чыгару органнары хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары әгъзалары һәм администрация хезмәткәрләре катнаша.
Искәндәр Баһаветдинов билгеләп үткәнчә, Татарстанда сатып алулар системасы формалашкан, аны товарлар һәм хезмәтләр сатып алу процедурасы буларак кына түгел, ә региональ икътисади үсеш, җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм социаль гарантияләр тәэмин итү коралы буларак та карыйлар.
Ул Россиянең бердәм хокукый һәм икътисади киңлегенә интеграция этабын узучы төбәкләрдә республика тәҗрибәсенә ихтыяҗ зур булачагына ышаныч белдерде.
Лекция барышында 2025 елның 10 аенда Татарстанның сатып алу эшчәнлеге нәтиҗәләре тәкъдим ителде: бу чорда 233,91 млрд сумлык 49 612 контракт төзелде, ә контракт системасы кысаларында 4,59 млрд сума бюджет акчасы экономияләнгән.
Цифрлаштыру мәсьәләләре аерым каралды: спикер хәбәр иткәнчә, республика сатып алулар өлкәсендә региональ мәгълүмат системасы проектын гамәлгә ашыра, анда 44 нче федераль закон буенча барлык сатып алулар турында мәгълүмат урнаштырыла. Бу бюджет акчаларын тотуны мониторинглауны һәм контрольдә тотуны тәэмин итә. Системаны актив кулланучылар саны 8 598 кеше тәшкил итә.
«Россия Федерациясе субъектында вәкиллекле хакимият: Татарстан тәҗрибәсе» белем бирү программасы 10 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр бара. Катнашучылар вәкиллекле органнар эшчәнлеге белән танышалар, гавами идарә практикасын, цифрлы карарларны, хокукый, социаль, җир һәм мөлкәт өлкәләрендәге эшне, шулай ук мәдәни мирасны саклап калу алымнарын өйрәнәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез