Татарстан Республикасы ДОСААФ инструкторлары көзнең беренче айларында руль артында нәрсәгә аеруча игътибар итәргә кирәклеген сөйләделәр.
«Төп принцип – тизлекне һәм маневрларны рөхсәт ителгән чикләргә генә түгел, ә фактик күренүчәнлеккә, агымга яраклаштыру. Дистанция запасы һәм куркыныч маневрлардан баш тарту – төп саклагыч тактика», — дип билгеләп үтәләр Татарстан ДОСААФында.
Салкыннар башланганчы кайгыртырга кирәк булган беренче нәрсә – машинаның сезон үзгәрүенә әзерлеге. Җәйге шиналар салкын һәм юеш асфальтта юлны начаррак тота. Инструкторлар алдан ук прогнозны күзәтергә, шиналарның хәлен тикшерергә һәм салкын тәгәрмәчләрдә басымны үлчәргә, аны автотранспорт җитештерүче тәкъдимнәре белән чагыштырырга киңәш итәләр.
Яфраклар катламы астында юл тайгак булырга мөмкин, ә су астында чокырлар, пычрак яшеренергә мөмкин. Биредә тыныч тизлек, ара калдыру һәм кискен тормозлаудан яки рәтне үзгәртүдән баш тарту аеруча мөһим.
Су асфальттагы тузан һәм пычрак белән кушыла, тормоз юлы озыная. Шуңа күрә тизлекне алдан ук киметергә, алда бара торган автомобильгә кадәрге араны арттырырга кирәк.
Тузган пыяла чистарткыч щеткалары, пычрак фаралар , тирләгән пыялалар һәм юучы сыеклык җитмәү руль артындагы кешене берничә хәлиткеч секундтан мәхрүм итәргә мөмкин. Юлга чыгар алдыннан дворникларны һәм ут җайланмаларын тикшерү, ә салкыннар төшкәнгә кадәр юучы сыеклыкны түбән температурага яраклысына алмаштыру мөһим. Әгәр пыялалар даими тирли икән, салон фильтрын тикшерергә һәм салон дымлылыгы артуның сәбәбен бетерергә кирәк.
Аерым тема — утлар. Эңгер-меңгер вакытта һәм томанда автомобиль башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга күренергә, ә йөртүчегә юлны яхшы күрсәтергә тиеш.
Мәктәпләр, җәяүлеләр кичүләре һәм тукталышлар янындагы участоклар аеруча зур игътибар таләп итә. Дәресләр башлана һәм тәмамлана торган сәгатьләрдә бала көтмәгәндә генә парковкадагы автомобиль артыннан килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә монда тизлекне алдан ук киметү, юл читләрендәге хәлне күзәтү — беренче чиратта телефонны читкә кую мөһим.
Белешмә
ТР ДОСААФ — Татарстан Республикасының армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте. Оешма автомобиль йөртүчеләр һәм хәрби-исәп белгечлекләре буенча белгечләр әзерли, техник һәм хәрби-кулланма спорт төрләрен үстерә, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү белән шөгыльләнә, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыюны һәм илтүне оештыра.
2027 елның 10 февралендә Татарстан ДОСААФына 100 ел тула. Бүген аның структурасына 17 җирле оешма, алты автомобиль мәктәбе, ике техник мәктәп һәм ике спорт клубы керә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез