Татарстан Эчке эшләр органнары ведомство оештырылуга 107 ел тулуны бәйрәм итә

Бүген – 25 сентябрьдә Татарстан Эчке эшләр органнары ведомство оештырылуга 107 ел тулуны билгеләп үтә. 1918 елда, вакытлы революцион комитет чорында, Казан губернасы идарәсе бүлеге оештырылып, аңа совет милициясе бүлекчәсе кертелә.

Эчке эшләр органнары тарихы бик күп үзгәртеп коруларны үз эченә алган: 1920 елда ТАССР оештырылгач булдырылган эчке эшләр наркоматыннан алып, УНКВД һәм НКВД аша Эчке эшләр министрлыгына кадәр үзгәрешләр юлын үткән. Атамалары алышынуга, структур үзгәрешләр кичерүгә карамастан, шушы еллар дәверендә төп бурыч – җәмгыятьне һәм хокук тәртибен саклау бурычы үзгәрешсез калган.

Ведомствога бер гасырдан артыграк тарихы дәверендә 17 министр җитәкчелек иткән. 2024 елның 29 февраленнән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры вазыйфаларын полиция генерал-лейтенанты Дамир Сатретдинов башкара.

Ведомство соңгы елларда оператив-хезмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләрендә зур нәтиҗәләргә ирешеп килә. Кибермошенниклыкка, оешкан җинаятьчелек, коррупция, наркотиклар һәм коралның законсыз әйләнешенә каршы көрәш аерым игътибар үзәгенә алына.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәр ел саен гражданнар иминлеген тәэмин итү бурычларын хәл кыла. Аларның эше – һөнәри бурычны үтәү генә түгел, бәлки җәмгыять алдында зур җаваплылык та.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре