Татарстан егете «Тимер кеше» титулына ия булган

Әгерҗе районының Күләгәш авылында туып үскән Александр Васильев күптән түгел Сочида узган триатлон ярышларында 226 чакрымлык классик дистанцияне уңышлы үтеп, «Тимер кеше» титулына ия булган. Бу хакта җирле басма хәбәр итте. 

Ул бер көндә дүрт чакрымны йөзеп, 180не велосипедта, 42не йөгереп узган. Александр әле июнь аенда да йөзә белмәгән. Аның шоссе велосипдында йөрү тәҗрибәсе генә түгел, велосипеды да булмаган.  Теләк булганда өч аенда бөтен нәрсәгә дә өйрәнергә мөмкин икәнлеген Александр үз үрнәгендә раслаган.

«Мине иң борчыганы йөзү булды, чөнки тренер белән нибары ике тапкыр шөгыльләнә алдым. Буш вакыт булу белән мөстәкыйль рәвештә йөзә идем. Велосипедта шулай ук. Ә менә марафон өчен күңелем тыныч иде.

Ә ярышта киресенчә килеп чыга. Йөзүдә ул өч ярыш арасыннан иң яхшы нәтиҗә күрсәтә. 4 километрны 1 сәгать 19 минутта уза.

Ул 180 чакрым араны 5 сәгать 54 минутта уза. Ярышка Александр 11 сәгать 4 минут вакытын сарыф итә. Ул үз яшь төркемендәге 44 катнашучы арасында унынчы нәтиҗә күрсәтә. Шулай итеп, ул 860 триатлончы арасыннан әйдәп баручы йөзлеккә керә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Тимер кеше

Көн хәбәре