«Хәрби хезмәткәр, Пилотсыз системалар гаскәрләре подразделениеләренә контракт буенча кабул ителгән очракта, контракт вакыты чыккач хәрби хезмәттән килә ала. Контракт төзүнең минималь вакыты – 1 ел. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә1,5 айдан 3 айга кадәр укыту-өйрәтү уздырыла, контрактын тәмамлагач, хәрби хезмәткәргә хәрби хәрәкәтләр ветераны исеме биреләчәк. Димәк, ул бу категориягә караган кешеләргә күздә тотылган барлык ташламаларга ия булачак», – дигән Горячев.
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контракт төзергә ниятләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым “Кайнар линия” булдырган. Аңа 117 номеры аша шалтыратып, 4 төймәсенә басарга кирәк. Кандидат башлангыч бәяләү буенча гаскәрдә хезмәт итүгә крнтракт төзү өчен кулай дип табылса, аның мәгълүматлары сайлап алу пункты белгеченә тапшырыла.
Исегезгә төшерәбез: бу гаскәр төре узган елның 21 ноябрендә оештырылган. Моңа кадәр төрле гаскәрләрнең пилотсыз очкычлардан файдаланучы подразделениеләре генә булган. Яңа гаскәрләрнең хәрбиләре, «Герань»нән алып, «Странник» чылбырлы тәгәрмәчле дроннар һәм экипажсыз катерларга кадәр – пилотсыз очучы, йөзүче яки хәрәкәтләнүче барлык җайланмалар белән идарә итәчәк.
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү шартлары гадәтиеннән аерыла. Хезмәт итү срогы, контракт азагына кадәр хәрби хәрәкәтләр төгәлләнмәгән очракта да, автомат рәвештә озайтылмый. Хезмәт итүнең минималь вакыты – 1 ел. Хәрбиләр башка хезмәтләргә күчерелми, Татарстан белән күрше төбәкләрдә пилотсыз системалар белән идарә итүгә өйрәтелә.
Компьютер уеннарын яратучыларның мондый гаскәрләргә эләгү мөмкинлекләре зуррак, чөнки аларның бармаклары шомарган, интерфейсны әйбәт белүләре өйрәтү процессын тизләтә.
Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә ниятләүчеләргә түләү күләме 2,9 миллион сумга җиткерелде. Илдә иң зур түләүләрнең берсе бу. Түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сумы – республика казнасыннан, 400 мең сумы – министрлыктан бирелә.
Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк мәгълүматларны сайттан (heroes-tatarstan.ru) табарга, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разрядлы) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры (117) буенча шалтыратырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез