Газетага язылу

Татарстан экологиягә инвестицияләү күләме буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып киткән

Соңгы сигез елда Татарстанның табигатьне саклау проектларына 107 млрд сум акча кертелгән. Шуларның 74 млрд сумы – предприятиеләр акчалары. 117 млрд сумлык зыян килү мөмкинлеге булдырылмый калган.

Бу хакта бүген ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Казанда министрлыкның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте, дип яза Татар-информ.


«Сигез ел дәвамында Александр Шадриков (элеккеге экология министры) җитәкчелегендә табигатьне саклауга 107 млрд сум акча юнәлтелгән. Шул ук вакытта бу сумманың 74 млрд сум өлеше – предприятиеләр керткән инвестицияләр. Бу безнең бизнесның югары социаль җаваплылыгы турында сөйли. Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан экологиягә инвестицияләр күләме буенча Россия Федерациясенең Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек зур субъектларын узып киткән», – дип сөйләде ул.

Узган елда экологик түләүләрдән керемнәр 2 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Бу акчалар федераль, республика һәм җирле бюджетлар арасында бүленгән.

ТР Экология министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак коллегиясе Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре