Татарстан эш эзләү өчен иң кулай төбәкләр арасына кергән

Татарстан эш эзләү өчен иң уңай шартлы төбәкләр рейтингында өченче урынга “кунаклаган”. Исемлек бер эш урынына дәгъва кылучылар саныннан чыгып булдырылган.

“РИА Новости” төзегән рейтингта безнең республика Амур өлкәсе һәм Забайкалье краеннан гына калышкан. Тулаем алганда, Россия буенча бер вакансиягә 3,2 кеше дәгъва кыла.
Хәзерге вакытта бездә иң популяр һөнәрләр буенча бер буш эш урынына 3 кеше дәгъва итә. Бу күрсәткеч ярты ел дәвамында үзгәрмичә саклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре