“Дом.РФ” акционер җәмгыяте мәдәни мирас объектларын торгызуга ташламалы кредитлар бирә. Кредит буенча ташламалы ставка яңадан каралып, хәзерге вакытта 9 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белдергән.
Россия Президентының Федераль Җыенга юлламасын тормышка ашыру буенча поручениеләрен үтәү йөзеннән, 2030 елга “Дом.РФ” акционер җәмгыяте катнашында кимендә 1 мең мәдәни мирас объектын канәгатьләнерлек хәлгә китереп, 2025-2030 елларда шушы максатка бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирергә кирәк булачак.
Моннан тыш Иван Гущин “Наследие.Дом.РФ” цифрлы платформасы ярдәмендә берлектә эшләүгә игътибарын җәлеп иткән. Әлеге платформа 2024 елда эшли башлаган. Системада урнаштырылган каталог республикадагы 27 объект буенча мәгълүматлардан тора. Аны киңәйтү карала.
“Мәдәни мирас объектларын торгызу белән кызыксынучы инвесторлар инде хәзер үк объект сайлап алырга һәм инвестицияләү турында карар кабул итү өчен документларны, тарихи белешмәләрне өйрәнә ала”, – ди Гущин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез