Татарстан этләрнең кешеләргә һөҗүм итүе буенча дүртенче урынга чыккан

Краснодар крае, Свердловск, Волгоград өлкәләре, Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары буенча Россия төбәкләре арасында антилидерлар исәбенә кергән. Бу хакта “Известия” үзенең тикшеренү нәтиҗәләренә таянып яза. Басма Роспотребнадзорның 60 төбәк идарәсе мәгълүматларына анализ ясаган. Татарстанда этләр кешеләрне 6,4 мең тапкыр тешләгән.

Антирейтингта Краснодар крае беренче урынга чыккан. Узган елда биредә табиблар эт тешләүнең 14 меңнән артыграк очрагын (бер ел эчендә 7 процентка арткан) теркәгән. Свердловск һәм Волгоград өлкәләрендә мондый күңелсез һәм хәтта фаҗигале очраклар саны бер ел эчендә 8әр мең тәшкил иткән. Татарстан – дүртенче урында. Бездә 6,4 мең очрак булган. Чиләбе өлкәсе – бишенче (6,2 мең).

Исегезгә төшерәбез: узган елның көзендә Самосырово бистәсендә 49 яшьлек хатын-кызның эт көтүе һөҗүм иткәннән соң һәлак булуы турында хәбәр ителде. Ул иртән автобус белән эшкә барганда “Самосырово зираты” тукталышында төшеп калган һәм шуннан соң юк булган. Хатын-кызның эт тешләгән эзләре калган мәетен бистә һәм производство базасы тирәсендәге кырда тапканнар. Кайбер чыганаклар язганча, аның ярты аягы булмаган.

https://vatantat.ru/2024/11/156040/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре