Татарстан фәнни-технологик үсеш буенча Россия төбәкләре рейтингында өченче урынны алган. Беренче ике урында – Мәскәү һәм Санкт-Петербург. “РИА Новости” аналитиклары әзерләгән тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли.
Узган елда республиканың рейтинг баллы 68,03 тәшкил иткән. Рейтингны “Матди-техник база”, “Кеше ресурслары”, Фәнни-технологик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге”, шулай ук “Фәнни-технологик эшчәнлекнең масштабы” төркемнәренә берләштерелгән 19 күрсәткечтән чыгып төзегәннәр.
Белгечләр мәгълүматларына караганда, узган елда Россиядә җитештерелгән инновацион товарларның (эшләр, хезмәтләр) 38 проценттан артыграгы шушы өч төбәккә туры килә. “Рейтингта өченче урынга чыккан Татарстан Республикасы шулай ук илнең фәнни, технологик һәм инновацион үзәкләреннән берсе булып тора. Оешмаларның инновацион активлыгы ягыннан республика Россиядә беренче урынны били”, – диелгән материалдар
Ә инде рейтингның иң түбәнге урыннарында – Ненец автономияле округы, Хакасия һәм Ингушетия.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез