2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы фән һәм технологияләр буенча Россия төбәкләре арасында өченче урынны алган. Аны бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узып киткән, диелә РИА Новости уздырган тикшеренүдә.
Татарстан 69,44 рейтинг баллы җыйган. Республика «2023 ел йомгаклары буенча оешмаларның инновацион активлыгы буенча беренче урын алып тора, шулай ук башка күрсәткечләр буенча да югары позицияләр били».
Петербург 70,99 балл җыеп, Татарстанны аз гына узып киткән. Мәскәү зур аерма белән беренче урында – ил башкаласы 81,15 балл җыйган.
Фәнни-технологик үсеш буенча федерация субъектларының беренче унлыгына кимү тәртибе буенча Түбән Новгород, Мәскәү, Самара өлкәләре, Пермь крае, Тула, Ульяновск һәм Свердловск өлкәләре керде.
Рейтингның антилидерлары булып Ингушетия, Еврей автоном өлкәсе һәм Чечня танылды. Хакасия һәм Карачай-Черкесиянең нәтиҗәләре бераз гына яхшырак.
Агентлык экспертлары билгеләгәнчә, узган елда Россиянең инновацион үсеше өлкәсендә сакланган санкцияләр һәм импортны алмаштыру процесслары фонында уңай үзгәрешләр булган. 2023 ел йомгаклары буенча җибәрелгән товарларның һәм хезмәт күрсәтүнең гомуми күләмендә инновацион товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өлеше 0,9 процент пунктына арткан һәм 6 процентка җиткән. Оешмаларның инновацион активлыгы 0,3 процент пунктына, 11,3 процентка кадәр арткан.
Белгечләр фикеренчә, шуның белән беррәттән Федерация субъектлары позицияләре сизелерлек үзгәреш кичерүе икеле, бу бигрәк тә лидерларга һәм аутсайдерларга кагыла. Югары технологияле җитештерүне җайга салу, инновацияләр кертү, фәнни базаны үстерү – озак вакытлы һәм төбәкләрнең икътисадында сизелерлек үзгәреш таләп итә торган процесс, дип яза агентлык.
Татарстан Рөстәм Миңнеханов 2024 елны республикада фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Россиядә фән һәм технологияләрнең уньеллыгы дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез