Татарстан февраль аенда бирелгән автокредитлар саны буенча өченче урынга чыккан

Татарстан февраль аенда бирелгән автокредитлар саны буенча төбәкләр арасында өченче урынга чыккан. Бу хакта “Татар-информ” Илкүләм кредит тарихлары бюросы (НБКИ) мәгълүматларына таянып яза.

“2024 елның февралендә Россия төбәкләрендә иң күп автокредитлар Мәскәүдә (6,54 мең), Мәскәү өлкәсе (5,93 тыс), Татарстан (5,31 мең), Санкт-Петербург (4,80 мең) һәм Краснодар краенда((4,58 мең) бирелгән”, – дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.

НБКИ белгечләре искәртеп узганча, Татарстанда бирелгән автокредитлар саны башка төбәкләрдәгегә караганда күбрәккә арткан (быел гыйнвар аендагы белән чагыштырганда 42 процентка диярлек).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре