Бүген «Татарстан Республикасы флоты» суднолар компаниясе Түбән Кама һәм Алабуга тукталышлары белән Чистай – Яр Чаллы маршруты буенча «Метеор-2020» судносында рейсын оештыра. Кама бассейнының тарихи шәһәрләре буенча турда туристик оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Сәфәрдә катнашучыларны җирле тарихчылар һәм экспертлар барган шәһәрләрнең истәлекле урыннары белән таныштырачак. Шулай ук алар туристик бизнес вәкилләре белән элемтәләр урнаштыру һәм төбәк туризмын, икътисадын үстерү өчен яңа транспорт маршрутларының потенциалын бәяләү мөмкинлегенә ия булачак.
«Муса Җәлил» судносы Түбән Камага 9.45 сәгатьтә киләчәк, бер сәгатьтән кузгалып, Алабугага 11.00 сәгатьтә барып җитәчәк һәм шулай ук бер сәгатьтән соң китәчәк. Чаллыга килү – 12.50 сәгатьтә, ә китү 15.00 сәгатьтә планлаштырылган. Кире кайтканда шәһәрләрдә тукталышлар ике тапкыр кыска булачак. «Метеор» Алабугага 15.50 сәгатьтә, Түбән Камага 16.35 сәгатьтә килеп җитә һәм Чистайга 18.50 сәгатьтә әйләнеп кайтачак.
Елга буенча йөрү географиясен киңәйтү Россия гражданнары өчен ил буйлап сәяхәттә уңайлы шартлар тудыру буенча «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты бурычын хәл итүгә ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез