• Фото: «ФормАРТ» фестивале матбугат хезмәте

Татарстан «ФормАРТ» фестивалендә җиңде: Чаллы рассамының «Көтә» муралы иң яхшы дип табылды

Татарстаннан тәкъдим ителгән эш Идел буе федераль округында иң яхшысы дип саналды һәм «ФормАРТ» урам сәнгате фестивалендә җиңү яулады.

Чаллы рәссамының «Көтә» муралы Идел буе федераль округында катнашкан регионнар арасында иң яхшысы дип танылды.

Бу турыда Кировта узган финал чарасы кысаларында игълан иттеләр. Анда Идел буе төбәкләреннән иҗади тәҗрибә уртаклашу өчен 35 яшь финалист рәссам җыелган иде. Бүләкләү тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев һәм Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Светлана Шумайлова катнашты.

Фетивальдә катнашу өчен 326 гариза бирелгән. 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучының 14е финалга чыккан. Фестивальнең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан уздырылды.

Фестивальнең җиңүчесен билгеләү халык һәм эксперт тавыш бирүен үз эченә алды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә Татарстаннан Александр Поповның «Көтә» эше иң яхшысы дип танылды. Икенче урынны Мордовия Республикасыннан «Хәтер саклаучы» эше белән Ангелина Волкова алды. Оештыру комитеты карары белән берьюлы 2 рәссам лидерлар өчлеген япты – Самара өлкәсеннән Кирилл Зырянов «Җиңү икмәге һәм корычы» эше белән һәм Башкортостан республикасыннан Кирилл Ильин «Җайдаклар» эше җиңүчеләр рәтенә керде.

I, II һәм III урыннарны яулаучылар киләчәктә иҗади үсеш өчен 100-200 мең сум күләмендә грантлар алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Җиңүнең 80 еллыгы Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елында санкции импортозамещение Год защитника Отечества "80-летие Победы "Ватанны саклаучылар елының" СВО

Көн хәбәре