Газетага язылу

Татарстан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменең йөрәгенә әверелде

2026 елның 1 июленнән 8 июленә кадәр Татарстанда Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» узды, аның кысаларында 700 дән артык чара үткәрелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм 47 ЗАГС бүлеге шәһәр һәм район хакимиятләре ярдәмендә бәйрәм концертлары, туй фотографияләре һәм гаилә альбомнары күргәзмәләре, балалар рәсемнәре конкурслары, спорт гаилә турнирлары һәм ярышлары, әдәби укулар һәм мастер-класслар уздырды.

Шәһәр парклары һәм скверлары, мәдәният йортлары, яшьләр үзәкләре, мәктәп яны лагерьлары, китапханәләр, музейлар, балалар учреждениеләре һәм социаль приютлар бу матур, мәгънәле чараларның мәйданчыклары булды.

ЗАГСларда барлыгы 650 юбиляр гаилә (50, 60, 70 ел никахлашу елларын билегләп үтүчеләр), төрле тармакларның атказанган хезмәткәрләре гаиләләрен һәм 80 СВО гаиләсен хөрмәтләделәр. 150 күп балалы гаиләне котладылар.

Чирек гасырдан артык бергә яшәгән парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру традициянең мөһим өлеше булды. 25 елдан артык бергә яшәгән 120 гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылды.

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республикада 150 гаилә яшь гаилә теркәлде.

5 июльдә Казанның уникаль Осталар үзәгендә узган «Шәҗәрә бәйрәме» Гаилә фестивале атнаның энҗесе булды. Кунаклар үзләренең шәҗәрә агачларын өйрәнделәр, ата-бабаларының гореф-гадәтләре белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Милли музеенда, Изге Петр һәм Феврония һәйкәле янында, Васильченко скверында узган чаралар мәркәзебез Казанның төп бизәкләре булды. 

Республикада уздырылган чараларда 250 000 нән артык кеше катнашты.

Татарстан гаиләләре Россия күләмендәге чараларда да республика данын яклады. 5 июльдән 8 июльгә кадәр Мәскәүдә узган «Бу безнең гаиләнеке» федераль конкурсының финалында Казаннан Кожевников-Курушиннар гаиләсе җиңүче булды һәм 5 млн.сум күләмендәге призга ия булды. 

8 июльдән 9 июльгә кадәр Мәскәүнең «Россия» милли үзәгендә узган 3 нче федераль «Туй фестивале»ндә Татарстанны Чаллыдан драма театры артистлары Инсаф Һидиятуллин һәм Гүзәл Шәмәгсумова тәкъдим итте. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова «Гаилә атнасы»на йомгак ясап: «Гаиләләрне тагын да берләштергән «Гаилә атнасы» безнең республикадагы гаиләләрнең никадәр бердәм һәм ныклы булуын тагын бер тапкыр күрсәтте. «Гаилә атнасы» һәр гаилә эчендә традицияләрне искә төшерергә һәм ныгытырга сәбәп бирә.

Нәкъ менә гаиләдә ярату һәм кайгырту, намуслы һәм җаваплы булу, өлкәннәрне хөрмәт итү сыйфатлары тәрбияләнә. Гаиләләрне хөрмәтләү һәм аларның тәҗрибәсе турында сөйләү балаларга һәм яшьләргә үрнәк күрергә ярдәм итә. Гаилә традицияләре - тәҗрибәне буыннан-буынга тапшыруның көчле механизмы», – дип билгеләп узды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре