Татарстан һәм Чунцин шәһәре Халык Хөкүмәте арасында хезмәттәшлекне үстерү чаралары планы имзаланды

Бүген Казан Ратушасында 2025 – 2027 елларга Татарстан Республикасы һәм Чунцин шәһәре Халык Хөкүмәте арасында Хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планы имзаланды.

Имзалау «Идел-Янцзы» форматындагы Төбәкара хезмәттәшлек советы утырышы кысаларында узды.

Имзалау тантанасында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, «Идел-Янцзы» Советы рәистәше Игорь Комаров, КХР Дәүләт Советы Премьеры урынбасары, Советның Кытай өлеше рәистәше Чжан Гоцин катнашты.

Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чунцин шәһәренең беренче вице-мэры Чэнь Синьву әфәнде имза салды.

Бүген тагын «Идел – Янцзы» Советы чаралары кысаларында Россия Федерациясе субъектлары һәм Кытай провинцияләре арасында хезмәттәшлек турындагы документлар имзаланды.

Шулай итеп, килешүләр һәм юл карталары Түбән Новгород өлкәсе һәм Аньхой провинциясе арасында, Самара өлкәсе һәм КНР Цзянси провинциясе арасында, Саратов өлкәсе һәм Хубэй провинциясе арасында, Ульяновск өлкәсе һәм Сычуань провинциясе арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру ниятләре турындагы меморандумга кул куелды.

Шулай ук Россия Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары, урта агымы хезмәттәшлеге буенча Советның 5 нче утырышы беркетмәсенә имза салынды. Беркетмәгә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, «Идел-Янцзы» Советы рәистәше Игорь Комаров, КХР Дәүләт Советы Премьеры урынбасары, Советның Кытай өлеше рәистәше Чжан Гоцин кул куйды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре