Казанда узучы «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының бишенче утырышында Татарстан һәм Кытайның Чунцин шәһәре хезмәттәшлек турында 2027 елга кадәр «юл картасы»н имзалады. Татарстан ягыннан документка республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Бу елның апрель аенда Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Кытайның Чунцин шәһәрендә булды. «Татарстан – Чунцин» эшлекле форумында чыгыш ясаганда, ул Россия белән Кытай партнерлыгын ныгытуда «Идел – Янцзы» форматы мөһим роль уйный, аның кысаларында Чунцинны да кертеп, Кытай провинцияләре белән багланышлар алып барыла, дип белдерде.
Узган ел Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 9 процентка арткан һәм 3,3 млрд доллар тәшкил иткән, Кытай инвестицияләре күләме 38,7 миллион долларга җиткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез