Барлыгы 44 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.
Көчле җил-давылдан зыян күргән 8 кеше – хастаханәдә. Дүртесе өендә дәвалана, дип хәбәр иткән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасы үзәге башлыгы Марина Воронцова. Бу хакта “Новости Зеленодольска” яза.
“8 кешедән 4се – авыр хәлдә. Кичәгедән башлап, 5 кеше – республика клиник хастаханәсенә, берсе – 7 нче шәһәр хастаханәсенә һәм 1 бала – ДРКБга күчерелде”, – дип аңлатып үткән Воронцова.
 Аның әйтүенчә, барлыгы 44 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
 Хәзерге вакытта уртача һәм авыр хәлдәге барлык зыян күрүчеләр хастаханәләрдә дәвалана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез