Татарстан һәм Ростех 2025-2026 елларга уртак проектларның юл картасын имзаладылар

Бүген Казанда Татарстан Республикасы һәм Ростех дәүләт корпорациясенең үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ростех генераль директоры Сергей Чемезов катнашты, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Утырыш барышында вертолет техникасы җитештерү мәсьәләләре, гражданлык самолетларын чыгару һәм җитештерү куәтләрен модернизацияләү планнары турында фикер алыштылар. Сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә һәм фән һәм оборона-сәнәгать комплексын диверсификацияләү өлкәсендә дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәргә аерым игътибар бирелде.

Чара йомгаклары буенча корпорациянең һәм Татарстан Республикасының 2025-2026 елларга уртак чараларының юл картасына имза салынды.

Шулай ук Татарстанның һәм аның башкаласының индустриаль һәм социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен Сергей Чемезов «Казанның Мактаулы гражданы» булды – рәсми бүләк аңа шәһәр җитәкчелеге карары белән тапшырылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре