Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Смоленск өлкә Думасы арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка әлеге закон чыгару органнары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Игорь Ляхов кул куйды.
Бу - Татарстан Дәүләт Советы һәм Смоленск өлкә Думасы парламентарийлары тарафыннан имзаланган узара хезмәттәшлек турында беренче килешү. Документ парламентара багланышларны үстерүне активлаштырырга, закон чыгару һәм хокук куллану өлкәләрендә депутатларның үзара хезмәттәшлеген тагын да киңәйтергә ярдәм итәргә тиеш. Моннан тыш, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә закон чыгару инициативаларын керткәндә бердәм позиция булдыру, илнең бердәм хокукый кырын гармонияләштерү өчен региональ парламентларның үзара тыгыз хезмәттәшлеге зарур.
«Россия Федерациясенең уңышлы эшләүче актив төбәкләренә зур хөрмәт белән карыйм. Без бер-беребездән өйрәнәбез һәм бер-беребезгә ярдәм итәбез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, килешүгә кул куюны шәрехләп, – бүген, Смоленск өлкә Думасы белән парламентара килешүгә кул куеп, без элемтәләрне ныгытабыз, тыгыз хезмәттәшлекнең яңа сәхифәсен ачабыз. Сезнең килүегезгә шатмын!».
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, һәм алар барысы да үзләренең уникаль мәдәниятен һәм традицияләрен сакларга омтыла, моңа республикада тудырылган уңай шартлар ярдәм итә. Татарстанда бәйрәмнәр, гадәттәгечә, уртак һәм барлык халыкны берләштерә. Парламент Рәисе Смоленск өлкәсеннән килгән кунакларны бүген Аккош күле янында узачак Сабантуйга чакырды.
Үз чиратында, Игорь Ляхов билгеләп үткәнчә, 1163 еллык борынгы Смоленск – илнең ышанычлы калканы, ул элек-электән дошман һөҗүмен иң элек үз өстенә ала, Россиянең йөрәгенә якынлашудан саклый. «Безнең багланышлар, дустанә мөнәсәбәтләр халыкларыбыз файдасына булыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте Смоленск өлкә Думасы Рәисе.
Парламентара килешүгә кул кую – Татарстан Республикасы белән Смоленск өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда һәм киңәйтүдә тагын бер мөһим адым. Ике ел элек Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан белән Смоленск өлкәсе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин имза салды.
Регионнар арасында ныклы сәүдә-икътисадый элемтәләр урнашкан. Татарстан Смоленск өлкәсенә йөк машиналары, азык-төлек, медицина җиһазлары, ягулык, компьютер техникасы җибәрә. Смоленск өлкәсе, үз чиратында, Татарстанга ашламалар, медицина инструментлары, көчле кабельләр, зәркән әйберләре кайтара.
Гуманитар элемтәләр дә ныгый. Смоленск өлкәсендә 2,2 меңнән артык татар яши. Төбәктә 20 елдан артык «Туган ил» татар мәдәнияте үзәге эшли.
Килешүгә кул кую тантанасында Смоленск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гусев, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов катнашты.
Делегация визиты программасында – Иннополис шәһәре базасында яңа технологияләрне алга таба үстерү өчен шартлар тудыру һәм ИТ-проектларны гамәлгә ашыру, икътисад һәм социаль өлкә тармакларын цифрлаштыру тәҗрибәсе белән танышу, шулай ук Татарстан халыкларының рухи-мәдәни мирас объектларында булу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез