Татарстан Хөкүмәте һәм ВЭБ.РФ партнерлык финанславын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк. Бу хактагы килешүгә бүген 16 нчы KazanForum кырларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов кул куйдылар.
Искәртәбез, Татарстан Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча 4 сынау төбәгенең берсе булды (Чечен Республикасы, Башкортостан һәм Дагыстан Республикалары белән беррәттән). Бүген республикада гражданнарның да, финанс оешмаларының да партнерлык финанславына кызыксынуы сизелерлек арта. 2024 елда операцияләр күләме 2023 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга арткан.
Шул ук вакытта Татарстанда партнерлык финанслары буенча халыкның финанс грамоталылыгын арттыру, кадрлар әзерләү һәм финанс инфраструктурасын киңәйтү буенча чаралар уңышлы гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез