Идел буе федераль округында беренчел торак сатып алуга бирелгән барлык кредитларның 14,4 проценты республикага туры килгән. 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Домклик» сервисы үткәргән тикшеренүләрдә шундый мәгълүматлар китерелә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Тулаем алганда, илдә яңа йортларга төзелгән барлык ипотека килешүләренең 17,4 проценты Идел буе федераль округына туры килгән. Округта ипотекага иң күп фатирларны Башкортстан халкы сатып алган – барлык килешүләрнең 16,7 проценты әлеге төбәккә туры килгән. Татарстан – икенче, Пермь крае (11,4 процент) өченче урында.
Аналитиклар билгеләп үткәнчә, «гаилә ипотекасы» шартлары үзгәрүгә дә карамастан, беренчел торакка ихтыяҗ элеккечә үк ташламалы программаларга бәйле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез