Татарстан 2024 ел йомгаклары буенча ясалма фәһем куллана торган оешмалар саны буенча Россиянең 12 алдынгы төбәге арасында керде. Бу хакта Икътисад югары мәктәбенең Статистик тикшеренүләр һәм икътисади белем институтына сылтама «Татар-информ» хәбәр итә.
Үз эшендә нейрочелтәрләр куллана торган компанияләр саны буенча лидер булып Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тора – анда мондый компанияләр саны меңнән артык.
Татарстан 301 дән алып 550 гә кадәр оешмасы ясалма фәһем куллана торган субъектлар арасына кергән. Бу категориягә Воронеж өлкәсе, Краснодар крае, Түбән Новгород һәм Новосибирск өлкәләре, Башкортстан Республикасы, Ростов һәм Самара өлкәләре, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе кергән.
Татарстанда визуаль мәгълүматларны эшкәртү, компьютер карашына бәйле нейрочелтәр технологияләре иң киң таралган: аларны ясалма фәһем куллана торган компанияләрнең 50, проценттан артыгы, әмма 75 проценттан кимрәге куллана.
Тавыш мәгълүматларын эшкәртү, шул исәптән, сөйләмне тану һәм синтезлау, текст эшкәртү технологияләре, шулай ук карарлар кабул итүгә һәм идарәгә булышу өчен интеллектуаль ярдәм технологияләрен Татарстанда нейрочелтәр куллана торган оешмаларның 25,1 проценттан артыгы, әмма 50 проценттан кимрәге куллана.
Тикшерүчеләр бәяләмәсе буенча, Россиядә ясалма фәһем карарларын куллану «саллы географик концентрация белән тасвирлана, бу төбәкләрнең икътисади потенциалына турыдан-туры бәйле».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез