Газетага язылу

Татарстан ясалма фәһемне үстерүгә 5 миллиард сум акча тотачак

Тиешле программа кысаларында Татарстан ясалма интеллект белән бәйле проектларны үстерүгә 5 миллиард сум акча юнәлтәчәк. Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә.

«Татарстан ясалма фәһемне икътисади үсешнең һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуның иң мөһим драйверларының берсе, дип саный. Бу акчалар кадрлар әзерләүгә, фәнни тикшеренүләргә һәм тотрыклы технологик үсеш өчен инфраструктура булдыруга тотылачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул кешеләрне ясалма фәһем белән эшләргә мәктәп елларыннан ук өйрәтү мөһимлеген ассызыклады. Моның өчен республиканың күп кенә мәктәпләрендә ясалма фәһем буенча түгәрәкләр ачылды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре