Татарстан яшьләр өчен иң кулай төбәкләр бишлегенә кергән

Татарстан яшьләр өчен иң кулай төбәкләр бишлегенә кергән. Безнең республика, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Краснодар краеннан гына калышып, бишенче урынга чыккан. Стратегик инициативалар агентлыгы төзегән рейтинг нәтиҗәләре шундый.

Яшьләр өчен иң кулай төбәкләр унлыгына шулай ук Ленинград, Сахалин өлкәләре, Красноярск крае, Воронеж һәм Төмән өлкәләре кергән. Гомумән, илдә яшьләр арасында 70 процентының үз төбәгендәге тормыштан канәгать булулары билгеләнгән.

Төбәкләр алты юнәлештә: икътисад, мәгариф, экология һәм сәламәтлек саклау, инфраструктура, төбәкнең иминлеге һәм имиджы юнәлешләрендә 57 күрсәткеч буенча бәяләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре