Татарстанда физик затлар өчен грант конкурсы старт алды. Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.
Конкурс ике этапта узачак. Беренчесе – 15 номинациянең берсен сайлау. Сылтама буенча гариза тутырырга һәм тикшертү өчен проектны 25 октябрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Гариза бирү өчен «Россия яшьләре» системасында теркәлергә кирәк.
Икенче этапта, ноябрьдә, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) экспертлары алдында проектларны яклау булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез