Әдәби резиденция – язучыларның тынычлыкта илһам алып иҗат итү урыны. Биредә алар 20 көн дәвамында, иҗади хезмәтне дустанә аралашу белән чиратлаштырып, идеаль диярлек шартларда эшли.
Шулай ук укучылар һәм төбәк язучылары белән очраша, иҗади кичәләр үткәрә, яңа төбәк белән таныша. Биредә танылган язучылардан, мөхәррир һәм нәширләрдән профессиональ ярдәм, киңәш-табыш та алырга мөмкин (онлайн яки шәхсән).
 Россия Язучылар һәм нәширләр берлеге ассоциациясе июль аенда язучыларны ике резиденциягә чакыра:
 3-23 июльдә – драматургларны Дагыстанга (Гуниб авылы, “Радде” пансионаты). Резиденциянең кураторы – “Городец” нәшрият йорты. Резиденциягә катнашуга гаризаны 30 майга кадәр Ассоциация сайтында (https://aspirussia.ru/contests/literaturnye-rezidenczii-gunib1/) тапшырырга мөмкин. Карап тикшерүгә ирекле темага язылган бер пьеса кабул ителә.
 3-23 июльдә тел белгечләрен һәм филологларны Калининград өлкәсенә (Светлогорск ш., “Дом сказочника” кунакханәсе). Әдәби резиденция “Тотальный диктант” фонды ярдәмендә ачыла. “Тотальный диктант”ның әйдәп баручы экспертлары җиңүчеләргә үз мәкаләләрендә фәнни якын килүгә, темаларны максималь дәрәҗәдә яктыртуга ярдәм итәчәк. Резиденциядә катнашучыларның иң яхшы мәкаләләре “Сто текстов о языке” фәнни-популяр җыентыгының өченче томына кертеләчәк.
 Бәйге һәм гариза тапшыру шартлары турында тәфсиллерәк мәгълүматларны Ассоциация сайтында (https://aspirussia.ru/contests/literaturnye-rezidenczii-svetlogorsk/) табарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез