Газетага язылу

Татарстан Идел буе федераль округы буенча хезмәт хакы рейтингында беренче урынны яулады

Татарстан 2025 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча кадрларга ихтыяҗ һәм тәкъдим ителә торган хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алды.

Бу хакта hh.ru сайтының Идел буе төбәге директоры Альбина Солтанова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Аның мәгълүматларына караганда, хисап чорында республикада 285,1 мең вакансия басылып чыккан. Татарстанда хезмәт хакы тәкъдимнәренең медиана күрсәткече 72,8 мең сум тәшкил иткән.

«Бу Башкортстандагыдан 2 мең сумга күбрәк, ә ул икенче урынны алды», – дип ачыклык кертте Солтанова.

2025 елда Татарстан хезмәт базарында бер вакансиягә уртача 6,5 резюме туры килгән. Солтанова сүзләренчә, мондый күрсәткеч баланслы базар өчен оптималь санала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре