Татарстан Идел буе федераль округында икенчел торакка ихтыяҗ зур булган төбәкләр өчлегенә кергән

Округта яшәүчеләр асылда 70 нче елларда төзелгән йортлардагы ике бүлмәле фатирларга өстенлек бирә.

Татарстан Идел буе федераль округында икенчел базарда торакка ихтыяҗ зур булган төбәкләр өчлегенә эләккән. Республика 11,5 процент күрсәткече белән өченче урынга чыккан. Самара өлкәсе – икенче урында (12%), Башкортстан – беренче (17,7%). Бөтен Россия күләмендә “Домклик” үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шундый.

Россия төбәкләрендә яшәүчеләр асылда 1 һәм 2 бүлмәле фатирлар ала. Көньяк (45,1%), Идел буе (38,3 %) һәм Үзәк (37,6%) округларда бер бүлмәлегә һәм фатир-студиягә өстенлек бирелә. Ерак Көнчыгыш (43,9%), Төньяк Кавказ (43,2%) һәм Төньяк-Көнбатыш округларда (42,8%) ике бүлмәле фатирларны күбрәк сатып алалар. Ә инде 3 бүлмәле фатирлар буенча лидер – Себер федераль округы.

Идел буе федераль округында 1970 нче елларда төзелгән йортлардагы ике бүлмәле фатирларга ихтыяҗның зур булуы ачыкланган. Округта фатирның уртача мәйданы – 44,6 квадрат метр. Торакны беренче каттан алучылар күбрәк. Уртача бәясе – 3,3 миллион сум.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, быел беренче яртыеллыкта асылда барлык федераль округларда икенчел базардагы милек белән ипотека алыш-бирешләре узган елның шушы ук чорындагыга караганда 50-56 процентка кимегән. Сәбәбе – ипотеканың зур процентлар белән бирелүе һәм торакны ташламалы нигездә алу буенча дәүләт программалары кимү.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре