Бу чара Россия мәнфәгатьләренә каршы хокук бозуларны тикшерүдә кулланылырга мөмкин.
Татарстан Дәүләт Советы РФ Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр проекты эшләгән. Алар нигезендә, чит илгә китеп, Россия мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлек алып баручыларның мөлкәтенә арест салу тәкъдим ителә. Закон инициативасын озакламый Дәүләт Думасына карап тикшерүгә җибәрү күздә тотыла.
Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Александр Чубаров аңлатып үткәнчә, төбәк депутатлары узган елда мондый тәкъдим белән чыккан инде. Россия Хөкүмәте проектны уңай бәяләгән, әмма аны эшләп җиткерергә кирәклеген белдергән.
Татарстан парламенты әзерләгән яңа документта чит илгә киткән Россия гражданнарының илнең конституцион төзелеше нигезлренә, дәүләт һәм иҗтимагый иминлеккә юнәлдерелгән гамәлләр кылу очракларының ешаюы турында әйтелгән. Гамәлдәге закон буенча, аларны, чит илдә булган килеш, административ җаваплылыкка тартып булмый.
Дәүләт Советы, үзенең закон проекты нигезендә, чит илгә китеп, Россия мәнфәгатьләренә каршы гамәл кылучыларга карата административ эшләр кузгату өчен рөхсәт бирүгә юл ачмакчы. Ә инде хокук бозучыларның административ җаваплылыктан качуны булдырмас өчен мөлкәтенә арест салу карала.
Закон проекты авторларыннан берсе – Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. Республика парламентчыларының күпчелеге закон инициативасын Дәүләт Думасына җибәрү карарын хуплаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез