Татарстан Республикасы «Илкүләм проектлар» темасына төбәкләрнең сентябрь медиарейтингында икенче урынны яулады. Бу хакта «Медиалогия» тәкъдим иткән аналитик тикшеренүдә әйтелә.
Республиканың медиаиндексы 29 807,5кә тигез. Төбәкне 43 265,9 саны белән Мәскәү өлкәсе генә узып китте. Беренче өчлеккә шулай ук 26 615 медиаиндексы белән Мәскәү дә кергән.
2025 елның сентябрь ае өчен медиарейтинг РФ Президенты Владимир Путинның «309нчы май указы» контекстында РФ төбәкләре гаммәви мәгълүмат чараларында телгә алынуга карап төзелгән. Тикшеренү барышында ТВ, радио, газета-журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-гаммәви мәгълүмат чаралары кебек 106 меңнән артык чыганак анализланган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез